Татарская трибуна » Архив » Нихәл, Мари иле?

Татарская трибуна

Обзор татарских и на татарские темы ресурсов интернета и ваши комментарии на эту тему

Нихәл, Мари иле?

Татарстан белән чиктәш Мари Эл республикасы әллә ни зур түгел. Мәйданы — 23,2 мең кв.км, халкы — 711,5 мең кеше. Төбәк күпмилләтле санала. Биредә күпләп урыслар, чувашлар, татарлар яши. Сан буенча марилар урыслардан кала икенче урында тора (урыслар 47,5 процент, мари — 43,3, татарлар -5,9, калган милләт вәкилләре — 3,3). Марилар — Русия киңлекләрендә азчылык милләт, тулаем 700 мең кеше тәшкил итә. Аларның 43 проценты Мари Элда яшәсә, башкалары Башкортостан, Удмуртия, Татарстанда, Киров, Свердлау өлкәләрендә яши.
 

 Мари халкы белән татарларны уртак тарих берләштерә. Алар татарлар белән берлектә Казанны яклап, Явыз Иван гаскәрләренә каршы чыккан. Казанны басып алганнан соң да, ханлыкны торгызу өчен марилар татарлар белән бергә илбасарларга каршы 20 елга якын сугыша. ХVI-ХVIII гасырларда да милли-азатлык хәрәкәтендә татарның төп терәкләре мари белән башкорт булган. Марилар колонизациягә каршы көрәшеп шәһит киткән ата-бабаларын искә алыр өчен, ел саен Казанга Хәтер көненә килә.  

90 нчы елларда барлык милли автономияләрдәге кебек үк, Мари Элда да милли проблема кискенләшә. Бу вакытта төрле милли оешмалар барлыкка килә. Милли хәрәкәт мари халкының мәдәниятен, мәгарифен, милли традицияләрен торгызу, яңарту буенча тәвәккәл эш алып бара башта. Ләкин вакыт узу белән мари милли хәрәкәтен хакимият тарафыннан эзәрлекләүләр, милләтчеләрне юк итүләр башлана.
   Мариларның бүгенге хәле ниндирәк, андагы вәзгыятьне үз күзләребез белән күрер өчен күрше республикага барып кайтырга булдык. Гомумән, без күршедә генә яшәп яткан чуваш, мордва, удмурт һәм башка кардәшләребезнең ничек яшәп ятуыннан бөтенләй хәбәрдар тугел бит. Шуңа якын арада башка республикаларга да барып кайтырга исәп.

  Йошкар-Ола мари шәһәреме ? 

 Йошкар-Ола (маричадан тәрҗемә иткәндә Кызыл шәһәр дигәнне аңлата) башка шәһәрләрдән әллә ни аерылмый, кайда килеп эләккәнеңне белмәсәң, гади урыс шәһәре инде. Ләкин аны милли республиканың башкаласы икәнен исәпкә алсаң, биредә марилыкның эзе дә юк. Менә Казанның татар башкаласы икәне, Уфа башкортныкы булганы азмы-күпме күзгә чагыла. Ләкин мари башкаласының милли үзенчәлеген тырышып эзләп карасам да, табу бик авыр булды. Җәмәгать транспортында, базарда күп йөрдем, милли китапханәдә, кибетләрдә булдым, ичмасам, берсе булса да марича сөйләсә иде! Юк, ишетмәдем мари сөйләмен. Йошкар-Олада марилар аз яши, күпчелек — урыслар, дип аңлаттылар.
   Мари милли ашларын авыз итмәкче булсаң, кафесын, ашханәсен дә мәңге тапмассың! Гәрчә бер ресторан бар, "Онар"да килгән кунакларны мари ашлары белән сыйлыйлар. Аның каравы татарның өчпочмакларын, пәрәмәчләрен чат саен саталар. Сатучылар әйтүенчә, татар милли ризыкларына "спрос" зур. Кибет исемнәре барысы да диярлек урысча. Казан белән чагыштырсаң, бездә "Бәхетле"се, "Чәй йорты", "Татлысы да бар. Ә анда мари телендә бер генә кибет исеме дә күр.мәдем. Аннары бездә "аптека" — даруханә, "баня" — мунча, "больница" — сырхауханә дип язарга тырышсалар да, күршеләрдә марича язманы көн яктысында шәм белән эзләп тә тапмассың. Югыйсә Мари Элда мари теле дәүләт теле! Хәер, урам исеме язылган такталарда тәрҗемәсе бар. Урамнар дигәндә, мари исемнәре белән аталган урамнар, мәйданнар Казан белән чагыштырганда анда күбрәк булып тоелды. Мәсәлән, безнең кунакларга күрсәтә торган Бауманыбыз кебек урам аларда милли шагыйрь Чавайн исемен йөртә.
   Истәлек өчен мари сувенирларын алам дисәң дә проблема, алар шәһәрнең бары тик ике урынында гына сатыла. Анысы да әллә ачык була, әллә юк. Мәсәлән, ярты шәһәрне айкап чыкканнан соң мин тапкан лавка бикле иде.
   Мари башкаласында икәнеңне бары тик төзелеш барган урынны уратып алган агач коймалар гына искәртеп тора, чөнки койма милли орнамент белән бизәлгән. Урыны-урыны белән мари телендә театр афишаларын, мари дискәтүкләренә чакырган игъланнарны күрергә була. "Бу мари шәһәре" дип кычкырып торган биналар да, язмалар да күзгә бүтән чалынмады.

 "Мари бүген бик авыр хәлдә"

 Марилар (мари милләтчеләре үзләрен чирмешләр дип атаганны ярата) бик тыныч, бәлки бераз юашрак, беркатлырак халык. Милли лидерларын бездәге милли хәрәкәттәге чәчрәп торган усал полковниклар белән чагыштырырлык та түгел. "Марий ушем" иҗтимагый оешмасы рәисе Нина Мак-симова белеме буенча педагог, урындагы "Радуга" балалар үзәгендә эшли. Түгәрәк йөзле, елмаеп торган, әкрен генә сузып, бераз җырлабрак сөйләгән, кешегә бары тик "Брат" яисә "Сестра" дип эндәшкән хатынны Мари Элның президенты Леонид Маркеловның төп дошманы дип әйтмәссең дә! Нина Федоровна җитәкләгән "Марий ушем" оешмасының төп максаты — мариларның гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен саклап калу. Иҗтимагый оешманы халык ихтирам итә, бу очракта Нина Федоровнаның абруе да зур роль^йный. "Марий ушем"ның Йошкар-Олада төп штабы булса, аның бүлекчәләре республика буйлап шактый күп таралган. Чит өлкәләрдә дә әкренләп үз филиалларын булдырып киләләр. Күптән түгел "Марий ушем"ны Сургут шәһәрендә дә оештырганнар. Бүгенге көндә оешмада меңнән артык кеше исәпләнә. Митинг, пикетларда да төп көчне "Марий ушем" вәкилләре тәшкил итә. Сүз уңаеннан шуны әйтергә кирәк, митинг-пикетларга марилар бердәм оешып чыга. Бездә мәйданга 5-6 кеше плакат тотып чыкса, аларда йөзләгән кеше җыела. Президент сайлаулары вакытында хәтта меңгә якын мари митингка чыккан. Нина Максимова әйтүенчә, мәдәният эшләре белән шөгыльләнеп, биеп-җырлап кына йөрү мөмкин түгел, республикадагы вәзгыять ул җитәкләгән оешманы сәясәтнең эчендә кайнарга мәҗбүр итә. Узган атнада "Марий ушем" оешмасы урнашкан бүлмәдән куып чыгарганнар, бүгенге көндә алар үз кабинетларына керә алмый.
 — Башта республика җитәкчеләре халыктан "Марий ушем"га үз кешеләрен сайлаттырмакчылар иде, барып чыкмады. Рәис итеп сайлангач, мине хакимиятне гел сүгеп торыр дип уйладылар, ләкин мин хакимият белән берлектә эшләргә телим. Тик ничә тапкыр җитәкчеләргә мөрәҗәгать итеп карадым, мине ишеткән кеше булмады. Халкыма карата алып барылган кара сәясәтне тыныч кына кабул итә алмыйм, — ди ул. — Мари халкы бүген бик авыр хәлдә. Уйлап карагыз, соңгы дүрт ел эчендә генә, оптимизация дип акланып, 40 милли мәктәбебезне яптылар. Шул сәбәпле мари авылларына бетү яный, алар инде таркалып бетеп бара, чөнки бер мәктәп үз янына берничә авылны туплап тора. Бик күп район-авылларда йөрергә туры килә. Мәдәният йортлары, китапханәләр аяныч хәлдә. Дәүләт статистикасы биргән мәгълүматларга караганда, республикадан инде якынча 60 мең мари чыгып киткән. Аларны чыгып китәргә мәҗбүр итәләр, чөнки монда эшсезлек, акча түләмиләр. Республикадагы уртача эш хакы Русия буенча 42 процентка, Идел буе округында 25 процентка түбән. Акча мәсьәләсе, авыр тормыш бер хәл. Без үзебезнең гади милли ихтыяҗларыбызны канәгатьләндерә алмыйбыз. Марича китаплар басылмый диярлек, елына 5-6 китап чыгамы-юкмы. Мари театры авыр хәлдә. Аны башта гомумән ябабыз дип янаганнар иде. Талантлы режиссерларыбызны китәргә мәҗбүр иттеләр.

 "Президент мари булырга тиеш"

Нина Максимова әйтүенчә, республикада милли хәрәкәт лидерларын кыйныйлар, телефоннан үтерү белән яныйлар, җинаять эшләре кузгатып интектерәләр. "Мин үзем һәм башка милләтчеләр "выездной" түгелбез, чит илгә чыгарга рөхсәт юк", — ди. Нина Максимованың үзеннән дә берничә тапкыр эш-чәнлеген туктатуын "сораганнар". Прокуратура аңа карата җинаять эше кузгаткан, "Онаен ойла" ("Жрец говорит") дип исемләнгән китапны таратканы өчен Нина Федоровнаны экстремизмда гаеплиләр.
 — Ирем эшкуар, минем аркамда аңа эшләргә ирек бирмиләр, фирмасын Түбән Новгородка күчерергә мәҗбүр булды, —ди Нина Максимова. — Өч балам, оныкларым бар, алар белән берәр нәрсә булмагае дип куркам. Һәр көнем сират күперен үтүгә тиң. Мине экстремизмда да, шовинизмда да гаепләп бетерделәр. Әйе, мин Мари Элның президенты мари милләтеннән булырга тиеш дип саныйм! Һәрхәлдә, ул бу җир кешесе булуын телим. Ләкин ни өчендер мине милләтләрне, аеруча урысларны күралмаучы, хәтта расист дип атыйлар. Үзем — мари, ирем — әрмән, кияү-киленнәрем урыс милләтеннән. Мин чын интернациональ гаиләдә яшим, мин аларның барысын да яратам. Шулай була торып, мине ничек шовинист дип әйтеп була инде?!
   Милләтләрнең хокуклары бертигез булырга тиеш. Бүгенге көндә үз җирендә мари үги бала кебек яши. Үз телебездә авыз тутырып сөйләшергә, үзебезнең динебезне тотарга безнең дә хокукыбыз бардыр бит?! Дөресен әйтергә ярамый, шундук сине халык дошманы итәләр, халык куркуга калды.
   Мари милләтчеләренең кайсысыннан гына сорама, барысы да бертавыштан, мариларның төп проблемасы — ул хәзерге президент Леонид Маркелов, диләр: "...марича ләм-мим сүз белми, милли бәйрәмнәрдә катнашмый, милли мәгариф системасын юкка чыгарып килә, республикада үзенең диктатурасын урнаштырды, урындагы бердәнбер байлык булып саналган урманны мәскәүлеләргә сатып бетерде..." "Мари халкы үз җирендә хуҗа булудан туктады. Хакимияттә мари түрәләре бары тик 9-10 процент тәшкил итә. Кислицын президент булган чакта 30 процент, ә Зотин вакытында 40 процент иде", — ди "Мер канаш" иҗтимагый оешмасы рәисе, язучы, журналист, В.Колумб исемендәге музей директоры Владимир Козлов.
   Мари Элда президент Леонид Маркеловка каршы чыккан журналистларны кыйнау, үтерү очраклары да булган. Соңгы дүрт ел эчендә генә президент эшчәнлеген тәнкыйтьләп язмалар бастырган "Йошкар-Ола", "Добрые соседи", "Молодежный курьер", "Кудо+Коду" газеталары ябылган. Җирле типографияләр аларны басмый да. Шуңа да милли хәрәкәт үз газеталарын Мәскәүгә барып басарга мәҗбүр. Бүген Мари Элда бары тик дәүләт дотациясенә яшәүче һәм мари телендә чыгучы 4 республика басмасы бар: "Кугарня", "Марий Эл" газеталары, "Ончико" дип исемләнгән әдәби-нәфис һәм балалар өчен "Ямде ли" журналы. Мари Элда 14 чеп-чи мари районы булса да, бары тик аның дүртесендә генә марича район газетасы чыга. Телевидение турында әйтеп тә торасы юк, милли каналлары юк. Бары тик "Россия" каналында гына мари телендә хәбәрләр һәм "Культура" каналында мәдәни тапшыруларны карарга була. РМ-дулкынында тәүлек буе "Марий радио"сы эшли, биредә 4 сәгать урысча һәм 1 сәгать татарча тапшырулар да бар.
   Марилар элекке президентлары Кислицынны, ул идарә иткән чакларны сагынып искә ала (заманында аны да бик тәнкыйтьләделәр. Нишлисең, үлгән сыер бетле иде, бетле булса да сөтле иде, диләрме әле — ред.). "Соң, ул да урыс булган бит", —дим кунакханәдә эшләүче бер ханымга. "Ул ичмасам Мари Элда туган кеше, урындагы халыкның менталитетын, гореф-гадәтләрен белә иде, — ди апа. — Ә Мәскәүдә туып-үскән Маркеловка марие да, чувашы да, татары да кирәкми. Ничә ел шушында президент булып утыра, марича бер кәлимә сүз өйрәнмәде".

 "Безнең милли үзаң күтәрелде" 

Халык арасында Маркелов идарә иткән хөкүмәт бинасын "соры йорт" дип йөртәләр. Бина, чыннан да, соры төстә, ләкин бүген анда төзелеш эшләре бара: бинаны ак төстәге плитәләр белән яңарталар. Күптән түгел хакимият каршысында гына зур чиркәү салганнар. Бу хәлне мәзәк итеп сөйләүчеләр дә бар: янәсе, аны президентка уңайлы булсын өчен эшләгәннәр — кара эшләрен эшли дә, ишегалдындагы чиркәүгә кереп тәүбә кыла.
   Маркелов килү белән шәһәрдә чиркәүләр күбәйде, дип зарланалар. Мәҗүси динен тоткан марилар моны бик авыр кичерә, кайберәүләр көчләп чукындыру дип тә саный. 2002 елда Мари Элда тантаналы рәвештә мариларның урыс дәүләтенә ирекле кушылуының 450 еллыгын бәйрәм иткәннәр, милләтчеләр бу датаны "бойкотировать" итеп, пикетка чыккан. "Бу бит колонизация, —ди мариларның иң ихтирамлы лидерларының берсе Владимир Козлов. — Бу бит үзеңне кол дип тану. Ә бездә аны зурлап бәйрәм иттеләр. Бәйрәм уңаеннан кайберәүләргә калын-калын калҗалар да эләкте, әлбәттә. Чиркәүләр салырга акчаны әнә шул вакытта эләктереп калдылар. .Хәер, андый "изге" эшкә акчаны мулдан бирәләр".
   Марилар өчен узган елның апогеясе — ул хакимият бинасы каршында Йошкар-Олага нигез салучы, урыс гаскәренең воеводасы Ногатков-Оболенский һәйкәленә таш нигез салу. "Бу кеше милли азатлык өчен көрәшкән мариларны юк итүче. Ул бит Явыз Иван җәза отрядларының башлыгы булган. Ногатков-Оболенскийга шәһәр уртасында һәйкәл кую — мариларны мыскыллауның аръягы! Бу безнең тарихка, ата-бабаларыбызның рухына төкерү", — дип ачынып сөйләде Нина Максимова. Үз республикаларында никадәр җәбер-золым күргәннәре хакында марилар озаклап туктамыйча сөйләргә мөмкин, ләкин шул ук вакытта алар президентка рәхмәт тә укыйлар. "Ярый әле Маркелов булды, ул килү белән безнең милли үзаң күтәрелде. Без үзебезнең милләтебезнең, телебезнең кыйммәтен аңладык!" — диләр.

 "Киләчәк марилар кулында" 

Марилар үз диннәрен бик кадерләп саклый. Гореф-гадәтләре, йолалары, милли бәйрәмнәре, бар нечкәлекләренә кадәр исәпкә алынып, әле дә мари авылларында уза. Бергәләп җыелышып табигатькә чыгып, аллаларына табыну, корбан чалу йолаларын уздыралар.
   Онаен (урысча ул "жрец" яисә "шаман" дигәнне аңлата) — марилар өчен башлык, абруй казанган кеше. Виталий Танаков та онаен, ул мариларның милли идеологы булып санала. Виталий гади электромонтер булып эшли, ләкин шулай ук хакимиятнең төп оппонентларының берсе булып исәпләнә. Ул язган "Онаен ойла" ("Жрец говорит") — Мари Элда тыелган китап. Китап язганы өчен Виталий РФ Җинаять кодексының 282 нче маддә-се буенча милләтара низаг тудыруда гаепләнә. Китапта автор мәҗүси диненең үзенчәлеге турында яза, праваслау һәм ислам диннәре белән чагыштырып, мәҗүси диненең дөреслеген үзенчә исбатларга тырыша. Урысларга христиан дине яһүдләрдән, татарларга ислам дине гарәпләрдән иңгәнгә күрә, татарның да, урысның да үз фәлсәфәсе юк, ә марилар үз диннәрен саклап кала алды, дип саный Виталий. Китапның күп өлешен урындагы хакимиятне тәнкыйтьләгән язмалар тәшкил итә.
   Виталийны бездә гади итеп сихерче дип әйтергә була, аның сүзләренә ышанырга да, ышанмаска да мөмкин. Ләкин аның миңа сөйләгән сүзләрен сезгә дә ишеттерәсе килә.
    Мариларның бүгенге хәле ул закончалык, ди ул.
 — Бүген мариларның телен, мәдәниятен, динен тыялар. Хакимият безгә начарлык эшлим дип уйлый, ләкин бу безгә файдага гына. Әлеге вакытта мари халкы яңа баскычка әзерләнә. Психологик басым кичереп, Ходаебыз безне дөнья аренасына үзебезнең фәлсәфә белән чыгарырга әзерли, безне чыныктыра. Хәзер барган репрессияләр минем өчен һәм башка онаен-ларга көтелгән вакыйгалар. 72 ел — ул Космостагы бер тәүлеккә туры килә. Һәр 72 ел саен тарих кабатлана. 2007 ел 1935 елга туры килә. Ә сез беләсез, бу вакытта Русиядә көчле репрессияләр башлана, шуңа күрә дә ике елдан соң әлеге вәзгыять тагын да кискенләшәчәк, аз милләтле халыкларга авыр булачак. Татарстанда да кулга алулар, янаулар ешаячак. Бары тик 2025 елда гына Идел-Уралда күтәрелеш булачак. Идел-Урал, Көнбатыш, Көнчыгыш Себер — ул планетаның баш мие. Әлеге вакытта планета Сукояр йолдызлыгы астында, шуңа күрә дә барлык энергия "баш миенә" юнәлгән.
   Мин ачыктан-ачык әйтәм — киләчәк марилар кулында. Дөньяга без яңа караш, кешелек дөньясына изгелеккә, гаделлеккә нигезләнгән дөнья фәлсәфәсен алып киләчәкбез. Ванга да, барлык диннәр бетәчәк, ләкин дөньяга изгелекне Идел буенда яшәгән ак киемле кешеләр алып киләчәк, дип әйтеп калдырды. Ванга ул кешеләрне "белые братья" дип атый. Ванга марилар турында әйткәненә иманым камил, чөнки бездә бервакытта да коллык системасы булмаган, барысы әле дә бер-берсенә "брат" яисә "сестра" дип дәшә.
   Виталий Танаковны башка диннәрне түбәнсетеп карауда гаеплиләр. Ләкин Виталий үз гаебен танымый, кирәк булса, үз хокукларын Югары судта якларга әзер. Минем белән хушлашканда, ул: "Татарлар тәңречелеккә кайтса гына сакланып калачаклар", — дип тә өстәп куйды.

  Мари милли мәктәпләре ни хәлдә? 

Маркелов хакимлек иткән чорда бик күпләп мари мәктәпләре ябылган. Бүгенге көндә Йошкар-Оланың үзендә бер генә дә мари мәктәбе, гимназиясе юк. Мари телен дәүләт теле буларак укыткан мәктәпләр бермә-бер кыскартылган. 2000—2001 елларда мари телен дәүләт теле яисә туган тел буларак 60,3 процент бала укыган булса, 2001—2002 елда бу сан 52,7 процентка кадәр кимегән.
   Укытучылар белән дә эшләр мөшкел. 2006—2007 уку елында 498 укытучыны кыскартырга дип планлаштыралар. Моңа кадәр 500 педагог инде үз эшеннән алынган дигән мәгълүматлар бар.
   Мари фәнни-тикшеренү институты уздырган социологик сораштырулар нәтиҗәсендә кызыклы фактлар бар. "Мари Элда мари телен укыту кирәкме?" дигән сорауга 62,1 процент мари һәм 19,4 процент урыс "Әйе" дип җавап биргән. "Мари Элның урыс телле халкына мари телен белү мәҗбүриме?" дигән сорауга 60,8 процент урыс һәм 18,4 процент мари "Юк" дип җавап кайтарган. "Мари телен үз туган телегез дип саныйсызмы?" дигәнгә 82 процент мари, 6,9 процент урыс уңай җавап биргән. 1,1 процент икесен дә туган теле дип саный.
   "Мари Элда бала саны аз булган барлык мәктәпләрне ябып, бары тик 1-2 мәктәп-интернат кына оештырырга планлаштыралар. Ул интернатта районнан барлык балалар килеп укыячак, диләр. Укыту, әлбәттә, урыс телендә генә буладыр инде", — ди "Марий ушем" җитәкчесе Нина Федоровна.

 "Барлык ышаныч Европарламентка иде" 

 Бүген мариларның бердәнбер таянычы — ул Евросоюзга кергән Финляндия, Эстония, Венгрия илләре. 2005 елда Европарламент 6 пункттан торган резолюция кабул итте. Мари Элдагы сүз иреген кысуны, журналистларны эзәрлекләүне туктатуны, җинаятьчеләрне хөкемгә тарттыруны, мариларга туган телләрендә белем бирүне оештыруны таләп итеп, Европарламент резолюция копияләрен Мари Эл һәм РФ президентларына җибәрде. Моңардан соң Дәүләт думасында, чит илләрнең безгә нинди катнашы бар, алар ил эчендәге эшләргә тыкшынырга тиеш түгел, без мариларның проблемаларын үзебез хәл итә алабыз, дип зурдан кубып шаулаштылар. Шаулашуын шаулаштылар, ләкин мари халкының моңардан хәле үзгәрмәде.
 — Дөресен әйткәндә, Европарламентка ышанычыбыз зур иде, ичмасам, алар безнең хәлебезне бераз булса да яхшыртырга ярдәм кулы сузар дип уйлаган идек. Ләкин Финляндиянең Русия белән безнең аркада конфликтка керәсе килми, — ди мари милли хәрәкәте лид е р л а р ы . Әлбәттә, конфликт бер яклы гына була алмый. Шуңа күрә дә мари милли хәрәкәтенә каршы төшүчеләр дә юк түгел. "Марий ушем", "Мер канаш" оешмаларына альтернатива буларак бер ел эпек хөкүмәт акчасына оешкан "Марийский конгресс" исә, оппозициядәгеләрне тәнкыйтьләп, алар чебеннән фил ясарга тырыша, дип әйтә. Барысы да ал да гөл, дип чыгыш ясый алар.

"Мер канаш" иҗтимагый оешмасының рәисе Владимир Козлов белән очрашып сөйләшкәндә иртәгәсе көнне бөтен-мари Советының пленумы узарга тиешлеге хакында әйткән иде. Пленум инде 3 тапкыр махсус оештырылган сәбәпләр аркасында кичектерелгән булган. Иртәгәсе көнне узачак пленумны уздырмавын телефоннан кат-кат "үтенгәннәр", ләкин Владимир Козлов компромиссыз кеше, ризалашмаган. Саубуллашканнан соң берничә сәгать үтүгә, мин Владимир Козловның хатыны, дүрт бала анасы Галина Козлованың берничә ир тарафыннан кыйналганы, оик каты имгәнгәне турында хәбәр алдым. Ә пленум иртәгәсе көнне барыбер узды...

Римма БИКМӨХӘММӘТОВА,
Казан—Йошкар-Ола—Казан.
"Ирек мәйданы" N4, 2,16 февраль 2007 ел

Источник: http://ramay-yuldash.narod.ru/mari.htm

И еще на эту тему

Комментарии

  1. #1 Кадерле августа 29 20:29:

    Нихаять марыйлар турында яза башладылар. Менэ синэ, Марый илендэ марыйча укыту юк икэн. Йошкар Олада бер марый мэктэбе, гимназиясе юк. Хууу-ууу. Хас Башкыртстандагы татар хэле кебек. Хэм шул ук вакытта, башкырт балалары очен 56 гимназия! Шэйлисезме бу гамэлнен кая караганын?! Чонки Кримлдэ татарны жимертер очен башкыртка юл ачканнар! Шуна да, 8-10% тэшкил иткэн халык, хэзер, резин шарны ореп тутырган сыман, 30%-ка житте. Э ин куп тэшкил иткэн татар ботенлэй диярлек мэктэпсез торып калды...

    Икенче яклап караганда, закон ягыннан, баштагы елларда Сталин татарны юк иту сэясэте алып барып, жинаяти шартларда, куп татарлы Уфа губирнасында ясалма рэвештэ Башкыртстан республикасы этмэллэделэр, хэм, чынында, аз санлы, усу юлында ярыйсы тубэн торган миллэтне кутэрэ башладылар. Аларга татарнын барча житештергэне кучерелде. Бу узенэ курэ шул ук миллэт-ара жэнжал куптару, закон бозу иде. Тик Закон узе татарны курэалмаучылар кулында булды. Нуриевы да, Шакировы да, хэм бигрэк тэ Рэхимовы татар миллэтенэ карата зур жинаят кылды... Хэм элеге безнен сэяси-мэдэни хэлебез, ул Кримлнен шушы жинаяти сэясэтенен нэтижэсе... 

    Шулай итеп, эгэр Кримлгэ татарны жимертергэ кирэк булмаса, башкыртны кутэру булмас иде, хэм ул да, бугенге марый сыман сэяси-мэдэни яклап, авыр хэлдэ яшэр иде, хэттэ баш шэхэрендэ бер милли мэктэпсез... Тик алар узлэренен Кримл кулындагы уенчык икэннэрен хаман анлый алмыйлар...  

    Цитировать этот комментарий
  2. #2 АСХАТ августа 30 0:04:

    В самом деле, это очень странно. У нас в Башкирии марийцев много. Надо сказать, марийцы не похожи на каких то забитых и закомплексованных людей — они вполне себе могут позволить и в транспорте громко разговаривать на родном языке. Хотя конечно, нельзя сказать что в Уфе на каждом шагу можно услышать марийскую речь. В Бирске- да! Похоже на то, что процент мари в РБ большой, но "демонстративных" марийцев мало. Большинство все таки маскируются под русских.

    Цитировать этот комментарий

Добавить комментарий


Цитировать выделенный текст

Designed by Azat Galiev aka AzatXaker 2018.