Татарская трибуна » Архив » Рәфис Кашапов. Төрмәдән хат

Татарская трибуна

Обзор татарских и на татарские темы ресурсов интернета и ваши комментарии на эту тему

Рәфис Кашапов. Төрмәдән хат

Кашапов-77

 

Балачактагы калейдоскоп уенчыгын һәркем дә хәтерлидер: аны әйләндергәндә, эчендә матур ташлар төрле формага керә, арасында хозурыбызга хуш килә торганнары да, ачуыбызны чыгара торган, күңелгә ят бизәкләр дә була. Калейдоскопны тагын бераз борасың да, яңа бизәк килеп чыга. Әмма син моңа кадәр күргәне, күпме әйләндерсәң дә, бүтән кабатланмый.

Нәкъ менә шул рәвешле Хак Тәгалә безне дә сыный, тормышта төрле хәлләр тудырып тора. Безнең өчен алар яхшы да, яман да була. Һәм безнең максат – аларның барысын да, бернинди авырлыкларга да карамыйча, Аллаһ Тәгалә ризалыгы белән лаеклы итеп, сабырлык белән узу.

Үземнең таныш сәясәтчеләр, язучылар, көрәштәшләр, журналистлар һәм туганнарым соравы буенча узган, киләчәк һәм хәзерге халәтемә, чәнечкеле чыбык артындагы тормышыма карашларым турында кыскача язмакчы булам. Гомеремнең кара һәм ак сызыкларын тасвирлаганда, кызганычка каршы, кара сызыктан башларга туры килә – бу үзем һәм бөтен җәмгыять тирәсендә килеп туган тискәре, начар хәлләр. Ахырдан исә язмамны сөенечле вакыйгалар һәм истәлекләр белән тәмамламакчы булам.

ТӨРМӘ – ИРЕКТӘГЕ ТОРМЫШНЫҢ КӨЗГЕСЕ

2014нче елның 28нче декабреннән алып Татарстанның һәм Коми республикасының иректән мәхрүм итү урыннарында уздырган чорда миңа тикшерү астындагы һәм хөкем ителгән төрле кешеләр белән очрашырга туры килде, алар белән төрле темаларга сөйләшенде. Кайбер арестантларның уй-фикерләре аеруча истә калырлык шул – зур срокларга хөкем ителгәннән соң алар хатыннарына аерылышырга тәкъдим итә, чөнки гаиләләрен инде матди яктан тота алмаячагын аңлыйлар. Ягъни андыйлар икеләтә трагедия кичерә: беренчедән, иректән мәхрүм кала, икенчедән, гаиләләре таркала.

Иреккә күбесе рухи, психик һәм физик яктан имгәнгән булып чыга. Алар беркемгә дә кирәк түгел, яшәр урыннары юк инде, эшкә урнаша алмыйлар. Шундый халәттән бер генә чыгу юлын табалар – яңадан җинаять кылып, кабат төрмәгә утыру. Шулай итеп, аларның тормышына нокта куеп була. Шактыеның төрмәдә үк гомере өзелә, һәм аларның каберенә бары тик номер сугылган такта гына куялар.

Хәзерге заманда төрмә халкының күпчелеген наркоманнар һәм әфьюн сатучылар тәшкил итә. Аннан соң караклыкта гаепләнүчеләр, сугышып, башкаларга зыян китерүчеләр, үтерүчеләр тора. Еш кына берәр арестантның нинди төр наркотик кулланганы, үзендә күпме доза куркыныч матдә йөрткәне турында мактанып сөйләвен ишетергә туры килә. Шулай ук «погонлы абзыйлар» тарафыннан оештырылган провокацияләр, наркотикны махсус кесәгә тыгулары турында да бәян итәләр. Әйтүләренә караганда, хокук сакчылары наркотиклар өчен ни кадәр күбрәк кешене утыртсалар, шул кадәр зуррак хезмәт хакы, премияләр, югарырак вазыйфалар ала икән.

Караклыкта тотылганнар да ике төркемгә бүленә: берәүләр гаиләләрен туендырыр өчен шул юлга басса, икенчеләре хәмер яки наркотик сатып алырга акча юнәлтмәкче булган.

Үзләренең азгынлыгы белән мактанучылар да очрый – алар гыйшык фронтындагы «батырлыкларын» сөйләп, тәм таба. Янәсе, туйдан соң хатынының әнисе, балдызлары белән җенси мөнәсәбәткә кергәннәр. Шул вакытта йөзләре каһарманлык кылган кешенеке кебек балкый.

Кайчак үзләреннән: «Нигә шундый тормыш рәвешен сайладыгыз», – дип сорыйм. «Күпчелек халык өчен бу норма», – дигән җаваплар ишетәм. Башкалары үзләренең беркемгә дә кирәк булмавыннан зарлана, җәмгыятьтә үз урыныбызны таба алмыйбыз, диләр.

Чынбарлыкта исә төрмә тормышы – иректәге җәмгыятьнең көзгесе. Дөнья рейтингларында Русия наркоманнар, исерекләр, ВИЧ-йоктыручылар, үз-үзенә кул салучылар, абортлар, азгынлык, караклык, балигъ яшькә җитмәгәннәр арасында җинаятьчелек, аерылышулар, ташланган балалар, ятимнәр һәм картлар саны буенча алдынгы урыннарны били…

Илнең канун чыгару һәм башкарма хакимияте кая карый соң? Алар бит боларның барысын да яхшы белә, үз гражданнарының нинди хәлгә җитүе хакында хәбәрдар. Думаның соңгы чакырылышы 2012—2016нчы елларда Җинаять һәм Административ кодексларга тизләтелгән рәвештә 200гә якын төзәтмә керткән. Әмма бу кануннар Русиядә җинаятьчелекне киметмәде. Депутатлар кешенең гамәлләр кылу мөмкинлеген һәм сүз иреген чикли торган кануннар кабул итә. Алар күп кешене «экстремист», «террорчы», «чит ил агенты»на һәм башкаларга әйләндерә. Ләкин эчкечелек, наркомания, азгынлык һәм ришвәтчелеккә каршы берничек тә көрәшми! Канун чыгаручыларның шундый актив тырышлыгы белән гражданнарны җәзалау ысуллары буенча тиздән, мөгаен, Төньяк Кореяны куып җитәрбез. Русиягә үз халкына карата репрессияләргә корылган мөгалләмә түгел, ә бүтән, кешелекле караш кирәк. Димәк, башка төрлерәк кануннар таләп ителә. Язмамда аларга да урын булыр.

ТУГАННАРЫН ТАЛАП ЭЧӘЛӘР

Үземнең иҗтимагый эшемдә булган бер очрак турында бәян итәсем килә. Чаллыдагы Татар иҗтимагый үзәге рәисе буларак миңа олы яшьтәге бер ханым мөрәҗәгать итте. Бертуганының улы ай саен талап диярлек пенсиясен алып китә. Минем яныма икенче тапкыр килгәндә ул ханым көчле стресс кичерә иде, прокуратурага дип гаризасы язылган инде. Соңыннан мәгълүм булды – ул әлеге гаризаны илтмәгән, нәселенә тап төшерәсе килмәгән аның. Мин ул егет белән ирләрчә үзем сөйләшергә тәкъдим иттем. Ләкин ул рөхсәт бирмәде һәм бу хәлләр турында беркемгә дә сөйләмәвемне сорады. Әмма 2-3 айдан соң мин ул ханымның үз фатирында ачтан үлгәне турында ишеттем. Горур хатын, 50 еллык укытучылык стажы булган, күп кенә дәүләт бүләкләре алган, тыл ветераны, үз нәселен оятка калдырасы килмәде аның. Һәм алкоголик туганы аркасында бакыйлыкка күчте. Ә Русиядә андый «энекәшләр», «әтиләр», «уллар» тагын күпме? Дистәләгән мең! Мондый хәлдә кем гаепле, нишләргә, ничек көрәшергә? Русияне колачлап алган наркомания һәм эчкечелектән ничек арынырга? Дума менә нәрсәләр турында уйлансын иде!

Эчкечелек темасын дәвам итеп, үземнең хатыным Нурзия белән аракы эчеп утырганны, икебезнең дә исерек булганны, өйдә үзара сүгенеп сөйләшкәнне, тәмәке тартканны күз алдына китерә дә алмыйм. Безнең балалар нинди булып үсәрләр иде? Балалар – алар бит нәсел дәвамы, ата-аналарыннан килгән гореф-гадәтләрне губка кебек сеңдерәләр. Без аларны Аллаһтан курку рухында тәрбияләргә, белемле, тырыш, хезмәт сөючән, физик һәм әхлак ягыннан сәламәт булып үстерергә тиеш.

ТӘМЛЕ ТӨШ

2016нчы елның апрелендә, 31нче колониянең карантинында берүзем утырганда, гадәти булмаган төш күрдем. Төшемдә каты итеп «Әни-Мама!» – дип кычкырдым һәм үземнең туган агач йортымны хәтерләтә торган бүлмәгә килеп эләктем. Анда матур, бик уңайлы һәм җылы иде, тәрәзә төпләрендә матур, төрле төстәге чәчәкләр. Анда мин әниемне күрдем, аның белән очрашкач, исәнләштек, нәрсәләр турындадыр сөйләштек, һәм ул мине: «Улым, тамагың ачтыр?» – дип, өстәл янына дәште. Рәхмәтемне белдереп, өстәл янына уздым. Ул минем алдыма тәлинкә чыгарып куйды, өстендә – өч кисәк кыздырган балык. Мин, әңгәмәбезне дәвам итеп, ашый башладым. Һәм ул миңа: «Улым, син аша, ә мин тагын балык чистартам», – диде. Әниемә карасам – алдында алтын тәңкәле бик зур балык күрдем. «Монысын мин сиңа бераз соңрак кыздырып бирермен», – диде. Бу сүзләреннән соң мин уянып киттем һәм шул төш турында уйлана-уйлана озак кына йоклый алмадым. Миңа әнием янында Оҗмаһта булып кайттым, дип тоелды. Әлеге өч кисәк балык нәрсә аңлата икән, дип тә уйландым. Соңыннан: «Бәлки, бу миңа бирелгән өч ел төрмәдер», – дигән фикер килде. Ә зур алтын балыкның ни өчен төшкә кергәне әле дә минем өчен табышмак булып кала.

Без, бертуган дүрт малайның авыр, ләкин шул ук вакытта бәхетле балачагы Азнакай районының Тымытык авылында узды. Кече яшьтән үк өлкән абыебыз Ринат, минем игезәгем Нәфис, энебез Рузалин бергәләшеп балыкка йөрдек. Күп балык тотып кайтсак, өйдәгеләр бик каты шатлана иде. Сүз уңаеннан, елга балыгы – әниемнең иң яраткан ризыгы иде. Олыгайгач, без бертуганнарыбыз белән аерылыштык, һәркемнең үз гаилә учагы, үз кызыксынулары. Форсаттан файдаланып, туганнарыма рәхмәт белдерәсем килә. Аеруча – кече энебез Рузалинга. Бөтенебез арасында да ул иң активы, һәрвакыт туганлык җепләрен сакларга тырыша. Берәребездә ниндидер проблема килеп чыкса, без кайда булуга карамастан, ул иң беренче булып ярдәмгә ашыга, бәйрәм вакыйгасы көтелсә – иң беренче булып, бүләген күтәреп, котларга килә.

Әтиебез һәм әниебезне без, бертуганнар, соңгы юлга Шәригатьнең бөтен кануннарына нигезләнеп озаттык. Бары тик игезәгем Нәфис кенә, чит илдә сәяси эмигрант булганга күрә, җеназага кайта алмады.

Бүгенгедәй хәтерлим: әниебез больницада үлем түшәгендә ятканда миннән чәй сорады. Бер йотым эчте дә: «Улым, чәең бик тәмле булган, сиңа Аллаһының рәхмәте яусын!» – диде. Бу аның шушы фани дөньяда әйткән соңгы сүзләре иде…

Нәсел җебендә без үткән заман һәм киләчәк арасында сузылган зур бер чылбырның буыннары гына. Бер генә буынны да өзәргә ярамый – бөтен чылбыр өзеләчәк. Әле күптән түгел генә без әби-бабайларыбызны, әти-әнине соңгы юлга озаттык, хәзер инде үзебез картаймыш көнебезгә җитәбез. Ләкин, бәхетебезгә, балаларыбыз –киләчәгебез бар.

Минем гаилә тормышымда күңелне дулкынландыра торган мизгелләр булды, ул вакытларны еш искә төшерәм. Рөстәм улым һәм Илүзә кызым кечкенә вакытта, без кулга-кул тотынышып урамнан йөрергә яраттык. Ул чакта миңа бик рәхәт иде, моны сүзләр белән генә тасвирлап булмый. Бу горурлык, киләчәккә ышаныч хисе иде: балаларың синең белән бергә изге максатларга таба атлаганны беләсең һәм сизәсең…

Ихтирам белән, Рафис КАШАПОВ, Чаллы Татар иҗтимагый үзәге рәисе,

Коми Республикасы, Микунь шәһәре, 31нче төзәтү колониясе

http://beznen.ru/basma/2017-4/tormeden-hat-bez-baribiz-da-allah-tegale-karshinda-cavapli/

И еще на эту тему

Комментарии

  1. #1 Башҡорт октября 3 21:51:

    «АП начали готовить почву для запуска кампании по слиянию регионов, не дожидаясь окончания президентской кампании. А ПФО будет использован как экспериментальная площадка в большом процессе укрупнения регионов. Ряд политтехнологов уже получили заказ на изучение реакции общества. В соцсетях и региональных СМИ Нижегородской области, Татарстана и Самарской области вбрасываются темы, конечная цель которых узнать настроения населения.»

    Обратите внимание на эту цитату из статьи. Наш федеральный округ — экспериментальная площадка по укрупнению регионов.

    Цитировать этот комментарий
  2. #2 Анвар октября 4 4:12:

    Цитата:

    #1 Башҡорт октября 3 21:51:

    «АП начали готовить почву

    Кто такое АП ?

    Цитировать этот комментарий
  3. #3 Башҡорт. октября 4 14:40:

    Аппарат президента.

    Цитировать этот комментарий

Добавить комментарий


Цитировать выделенный текст

Designed by Azat Galiev aka AzatXaker 2017.