Татарская трибуна » Архив » Сөембикәнең хушлашу догасы

Татарская трибуна

Обзор татарских и на татарские темы ресурсов интернета и ваши комментарии на эту тему

Сөембикәнең хушлашу догасы

 

Алар җиңде…
Безнең кулдан кылыч төште.
Миңа — әсирәгә — әзерләнде бөят.
Алып китә алар мине түгел, халкым,
Китә алар синең шөһрәтеңне төяп.

Хуш,бәхетсез халкым! Мин калдырам сине
Алларыңда торган мең афәтле килеш,
Киләчәксез килеш мин калдырам сине,
Йөзең канлы килеш, җәрәхәтле килеш…

 

Утлы кузлар атып яна мәгърур кала.
Елантауда кешни яралы яу аты.
Безнең язмышларны әрдәнәләп өеп,
Безнең данны алар шул учакка атты…

Соңгы өметләр дә беттемени янып?
Кайнап бетте Казан… җиңүчегә — табын!
Ташланмадым текә, биек манарадан —
Очты манарадан, халкым, синең даның.

Калаң нигезенә эт күмелгән шәһәр!
Көмеш җырым, Болак! Алтын җырым, Идел!
Инде мәңгелеккә саубуллашкан чакта
Ханың түгел — кызың гафу сорый, Идел!

Гафу сорый кызың — зәңгәр дулкыныңа
Гөрләп аккан канны бик күп куштым, Идел!
Яу китердең миңа, кан дошманым, Идел!
Күп яуларга йөрттең, тугры дустым, Идел!

Кичерә күр, халкым! Сау гына бул, халкым!
Тәхетең дә китте, бәхетең дә бетте —
Хагын-нахакларын чорлар үзе әйтер —
Күк гөмбәзен тишеп безнең уклар үтте.

Чорлар үткәч, күккә
карап искә төшер —
Ук эзләре анда җем-җем җемелдәшер…

Фәүзия Бәйрәмова   1978 ел

Источник: Сайт татарской поэзии"Тургай"  http://nuretdin.ru/

Комментарии

  1. #1 DurekCethy 16 октября 12:28:

    Useful info. Thanks! college essay introduction write paper phdthesis

    Цитировать этот комментарий
  2. #2 Melinor 16 октября 19:42:

    Information clearly considered!.

    canadian pharmacies fda approved canadian online pharmacies

    Цитировать этот комментарий
  3. #3 pharmacy online 17 октября 1:50:

    Effectively spoken really. !

    Цитировать этот комментарий
  4. #4 Dwaynevok 17 октября 17:26:

    You said that adequately! canadian pharmacy no prescription needed online pharmacies canada pharmacy northwest canada

    Цитировать этот комментарий
  5. #5 Dwaynevok 17 октября 17:34:

    Thank you, Helpful information! buy prescription drugs online canadian pharmacies shipping to usa pharmacy online store

    Цитировать этот комментарий
  6. #6 Elliszooks 18 октября 6:22:

    Nicely put, Thanks a lot! aarp approved canadian online pharmacies canada pharmaceuticals online compare rx prices

    Цитировать этот комментарий
  7. #7 Elliszooks 18 октября 18:00:

    Many thanks, Fantastic information! canada pharmacy online no script northwest pharmacy canadian pharmacies-247

    Цитировать этот комментарий
  8. #8 DurekCethy 19 октября 8:01:

    Superb tips. Cheers. the value of a college education essay write paper dissertation assistance writing

    Цитировать этот комментарий
  9. #9 Bryanenob 19 октября 8:21:

    Lovely content, Cheers!

    writing college essays for money essays writing service academic essay writing service

    Цитировать этот комментарий

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.

Цитировать выделенный текст

Designed by Azat Galiev aka AzatXaker 2020.