Татарская трибуна » Архив » Татар бәләсе. Анардан котылу юлы бармы?

Татарская трибуна

Обзор татарских и на татарские темы ресурсов интернета и ваши комментарии на эту тему

Татар бәләсе. Анардан котылу юлы бармы?

Кадерле Имаметдин, Уфа татарларының  иҗтимагый үзәге рәисе, 16 май, 2011ел.

Заманалар авыр, михнәтләр күп,  Дуслар кирәк тормыш үтәргә...

Әйе, тормыш үтүе гади халыкка гел авыр булган. Шуңа да алар борыңгыдан бер-бере белән утарларын якын урннаштырырга тырышкан. Аннары балаларының утары. Кода-кодачаларыныкы... Тормыш ярдәмләшеп үтелгән, өмәләшеп.

Белүегезчә, татарның 1552 елдан соңгы тормышы ифрат авыр шартларда барган. Аңа зур елга буйларына, шәһәрләрдә урннашырга ярамаган, тимерлек тотарга, җитештерү белән шөгылләнергә, сату-алу итәргә... Әммә татар арасындагы юнле тормышны онытып өлгермәгән катламы – морзалар гел патша “өен” йөдәтеп торган: рөхсәт итегез, янәсе, безгә җитештерү белән шөгылләнергә, сату-алу итәргә... Шулай бер мәлне татарга сату-алу эше рөхсәт ителә.  Һәм татар аның белән бик тә уңышлы шөгылләнә башлый.  Һәм дә шул тиклем ки, хәттә Казан губернаторы патшаны бу уеннан кире кайтсынга татарга каршы шундый дәлилләр китерә, имеш, аларга сату-алу рөхсәт ителгәннән соң 50 ел эчендә Русиядә шушы гамәлне бөтенләе белән диярлек үз кулларына алдылар... Шулай әкрен-әкрен татар арасында байлар катламы хасил була.   Аларның күбесе авылдан чыккан булганга, татар авылларында яңа мәчетләр-мәдрәсәләр салынып, авыллар ямләнә-матурлана.  Дини һәм дөн”яви татар китаплары басыла башлый.  Төрки-татар һәм мөселман дөн”ясында татар укымышлы милләт исемен яулый.

Русиядәге 1905 елгы револютсиядән соң татарның да һәммә катламы хәрәкәткә килде.  Татар, бердән, сату-алу һәм җитештерү белән нык шогылләнә башласа, икенчедән, ул да күпләп авыллардан шәһәрләргә тартылды.  Кичәге авыл агайлары, яшләр фабрика эшчеләренә эйләнде.  Аларның алдынгы катламы тормышны яхшырту нияте белән төрле фиркаләргә керде.  Тулаем алганда татар кулында ярыйсы байлык тупланды.  Шул ук төрки-татар һәм мөселман дөн”ясы өчен китапларны татар нәшриятләре күпләп бастыра башлады.  Мәсәлән, тик Эстәрлетамак шәһәрендә генә дә 1917 елга 7 татар нәшрияте эшләгәне билгеле.  Шулай татар кешеләре хәлләнеп үз авылларына кайтып, халыкны агарту, авылларны төзекләндерү белән шөгылләнгән... 1917 ел тирәләренә татар Евразия киңлекләрендә иң укымышлы, булдыклы халык саналган. Чынында ул шушы вакытларга милләт булып җитешкән.

Тик 1917 елгы револютсия милли күтәрелешнең тәбигый юлын бозып-ватып, безне болшевиклар юлыннан барырга, милли мәнфәг”әтләр турында онытырга, алар командасы белән яшәргә күнектерә башлаган... Һәм Бреҗнев заманнарында инде  татар чынында бербөтен милләт булудан туктап, шушы совет “милләтенә” әйләнергә өлгергән иде инде: югары зәвык, милләт мәнфәг”әте урнына күпләп эчү, урлашу-алдашу, ялкаулык, зина кылу...  Хәзер без татарлар, күп бозыклыклар өстенә, телебезне дә югалтып барабыз.  Башкыртстан шартларында бу бәләләргә милли хокуксызлык проблемасы да өстәлә.  Бүген безне бу бәләдән кем коткарыр?! Бәлки Мәскәү кирмәне хәкимияте безне коткару юлындадыр?! Алай уйлаучылар бар икән, алар бик нык ялгыша. Шулай ук Казан кирмәне хәкимияте дә безгә (тулаем татарга) төкереп карый.  Дөрес, Татарстанда яшәүче татарлар форма буенча ниндидер кечек кенә кайгырту сизә. Һәм хәттә Татарстанннан читтә яшәүчеләр дә кабел челтәре аша телевизи тапшырулары карый ала.  Әммә ул нинди тапшыру, кирәкме ул татарга, файдалымы? – анысы икенче мәсәлә.

Бу хәлләрдән безне кем һәм ничек коткара ала соң?! Икенче төрле әйтсәк, котылу бармы бүген татарга?!

Минемчә, бу куркыныч бәләдән котылу юлларының берсе булып якташлык һәм мәх”әллә системасы тора. Һәм, әгәр бу шундый зур көчкә ия икән, әйдәгез аның турында бераз гапләшеп алыйк.

Башта якташлык турында.  Исеменнән үк күренгәнчә, бу төшенчә һәм аның буенча эш җәелдерү ниндидер авылдан чыккан аерым кеше, гаилә, гаилә кланнары белән бәйләнгән.  Менә, мәсәлән, мин үзем Бабай дигән авылдан (Мишкә районы).  Авылыбыз таркала башламас борын анда 200 тирәсе йорт бар иде.  Һәр йортта 5-6, хәттә 7-8, инде кимендә 3-4 чынлап торып татар кешесе диярлек  кешеләр яши иде: ялкаулык әле зур түгел, эчкелек юк, һәм башка бозыклыклар җәелеп китмәгән.  Тик халкыбыз берничә мәртәбә сындырылырга өлгерде.  Билгеле булганча беренче сындырылу Казанны яулап алу һәм, чынында кол хәлендә яшәргә дучар ителгән тормыш... Үтерү аша чукындырылу.  Аннары револютсия һәм  1921-елда хәкимиятнең татар җирләрендә моңача күрелмәгән ачлык оештыруы.  Халык кырылган. Кайсы бер йортларда бары да берюлы үлеп беткән.  Мәсәлән, минем әниләр өендә картәти һәм 9 бала үлгән.  ...Соңыннан  маллары-ниләре белән көчләп калхузга җыйганнар, һәм шул ук вакытларда диярлек раскулачиваниеләр барган.   Авылның ике мәчетен боздылар: берсеннән клуб, икенчесеннән мәктәп бинасы әтмәлләделәр. Боларның барысының да күз-яш, һичюгы ризасызлык аша эшләнүен аңлыйбыз бит инде барыбыз да.  Аннары сугышка китү, похоронкалар килү...  Ач халыкның еллар буе бушка эшләве, ярты кило иген белән тотылып, 7-8 елга (бөтенләйгә, дияргә кирәк) төрмәгә утыртылуы...

Аннары тере калганнарның әкренләп авылга кайтуы.  Аларның эчәргә, тартырга өйрәнеп кайтулары һәм ул “һөнәрләрен” яшләргә күчерүләре... Шулай итеп, бүгенге Бабай авылында, башка күп татар авылларындагы кебек үк, мәчет бар, гыйбәдәт кылучылары юк, мәктәп бар, укучылары юк, басу бар, басуда эшләүчеләре юк...

Хәзер тагын шул ук сорауны куярга кала: ничек бу бәләдән котылырга?!  Мин үзем бу турыда күп уйланам.  Һәм Татар иҗтимагый үзәгендә дә еш кына фикер йөртелә.  Мин аны берничә мәртәбә “Азатлык радиосы” сайтына да чыгарганым бар.  Проблема бик четерекле, шуңа да фикер йөртүчеләр күренми диярлек.  “Безнең гәҗит” сайтында бераз гына кызыксынып алганнар иде,  үзләре сүз куертмады. Фәүзия ханым Бәйрамова гына халкыбыз өчен бу дөрес юл, дип миңә дәрт өстәде... Әйтергә кирәк, бу проблема, бу мәсәлә без татарны гына түгел, бөтендөн”я җәмәг”әтчелеген борчый.  Ә инде урыс җәмәг”әтчелеге өчен ул хәттә куркыныч төс алган.  Мәсәлән, аларның бер зур профессорлары фикере буенча, тиз-тиләмән ниндидер чара күрелмәсә, бүгенге эчкече нәселе 7-8 буыннан (наркоманнарныкы 2-3) башка кешеләрнең күтәреп һәм даими карап йөрүенә мохтаҗ булачак...

Әйткәнемчә, бу бәләдән котылу юллары бар һәм алар берничә.  Менә “Якташлык” системасы.  Алыйк шул ук Бабай авылын.  Әйтик, бүген авылда 200 кеше яши.  Ә киткәннәре бәлки 500-гә җитәдер. Менә алар вакыты-вакыты белән туганнарына кайта.  Авылдагы хәлләр бит инде билгеле.  Өстәвенә бездә урамнар да пычрак. Кайтучылар бераз кунак булганнан соң, кәефләрен төшереп, торган җирләренә сыпырта.  Бәлки хәттә бүтән кайтмаска дип...  Хәзер искә төшерик беренче татар “байларының” үз авылларын төзекләндерүләре, дөн”я күрмәгән китаплар алып кайтып, авылдашларын агартулары турында.  Әле дә вакытына карап шушы юлны сайлау зарур.  Авылларыбызга, бердән, дини-милли, булдыклы имамнар кирәк.  Икенчедән, 5-6 ил агайлары белән сөйләшеп-киңәшеп, бу мәс”әләне алар җилкәсенә йөкләргә туры килә.  Менә алар, имамны да һәм берничә укытучыны да кушып, үзенә күрә ниндидер ядро оештыра.  Һәм бу ядрога, кунакка дип кайтканнарның да күбесен җәлеп итәргә туры килер.  Ядро карамагына  интернетлы һәм принтерлы кампитер да табылса... Кайтучылар арасыннан, яисә авыл укучыларыннан (яшрәк имам) берәрсе сайт ача.  Бу инде безнең эшебезнең байтак өлеше уңышлы узуын күрсәтә.  Хәзер бу сайтка авыл кешеләренең,   авылдан чыккан (әти-әниләре ) яшләрнең күпләп (массово) керүләре күзәтелергә, бу халыкның бертуганнар төсле якыная баруы, һәм, иң кызыгы (кыйммәтлесе) – авыл проблемаларның сайтта тикшерелә башлавы күзәтелергә тиеш.

Чынлап та, үзегез уйлап карагыз, анда төрле гаилә блоглары, бер-берегезгә таныш һәм кыйммәтле кешеләрнең төсле, матур фотолары, бәлки ниндидер язмалары да бардыр, яисә озакламый булыр. Алай гына да түгел, сезнең гаиләгә караган һәм авылдашларыгыз турындагы материаллар гел өстәлеп, сайтыгызны баетып, карарга кызыгайтып торыр...  Нинди эчкелек турында сүз булсын, шушындый кызык, барыбызны да биләп ала торган нәрсәләр булганда дөн”я йөзендә?!

Эчкелек дигәннән.  Мондый шартларда эчкән халык, андый чир-гадәтен бөтенләй үк ташлый алмаса да, эчмәгән халыктан кыенсынып, оялып яшәргә мәҗбүр булачак...

Ә мәхәллә?!.. Зур авыллардагы һәм шәһәр мөселманнары мәхәллә булып яшәп китәчәк ул вакытларны.  Һәм мондый шартларда безгә ни сайлау “өянәге”, ни җанисәп алу куркыныч булмаячак.  Чөнки безнең иҗтимагый тормышыбыз хәкимият кысылышын белмәячәк.

Амин, тиз арада шулай булсын!

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.

Цитировать выделенный текст

Designed by Azat Galiev aka AzatXaker 2020.