Татарская трибуна » Архив » Взгляд с татарской «галёрки» tat (продолжение)

Татарская трибуна

Обзор татарских и на татарские темы ресурсов интернета и ваши комментарии на эту тему

Взгляд с татарской «галёрки» tat (продолжение)

Конгресс Корылтаеннан мизгелләр (дәвамы).

үген килеп, мин, 75 яшьлек карт, шуны аңладым, бу илне, бу сөрсегән, черегән илне тазартмый торып, татарны гына түгел, урысның үзен дә бәхетле итү мөмкин түгел... Бу сүз боткасы безне туйдырды. Безгә хәзер башта дөрес диагноз куеп, бурычларны билгеләргә кирәк. Миңа калса, миннән талап алган налог исәбенә, үземнең баламны үз өемдә укытучы чакыртып укытып, яисә үз мәхәлләмдә мәдрәсә төзеп,  үзебезнең элекке укыту системабыз буенча укытып, милләтемне саклап калырга өлеш керткән булыр идем..." (Айдар Хәлим чыгышыннан)

Чыгыш ясарга теләучеләрнең күп булуын исәпкә алып, съездны алып баручылар безне йомшак кына алдадылар: имеш кич махсус секцияләрдә дә чыгышлар булачак... Әммә, монда, бердән, халык өч секциядә, ягъни, утырышларда өчкә бүленеп катнаша булып чыкты (хәр утырышта халыкнын 1/3-е генә катнаша). Икенчедән, һәр секциядә чыгыш ясаучылар алдан шыгырдатып тупланган, курәсең. Һәм, кемгәдер, мәсъәлән, безнең ише кыюсызларга, мөнбәргә юл ябык иде. Хәттә татар корәшчеләренең иң олпатлары, иң асыллары булган Фәузия ханым һәм Айдар Хәлим дә  "күп кан коеп кына" үтә алдылар ул мөнбәргә.

Менә Айдар Хәлим чыгышыннан өзекләр:

"Мондый Конгресс милләтне яклый алмый"

Бүген килеп, мин, 75 яшьлек карт, шуны аңладым: бу илне, бу сөрсегән, черегән илне тазартмый торып, татарны гына түгел, урысның үзен дә бәхетле итү мөмкин түгел... Бу сүз боткасы безне туйдырды. Безгә хәзер башта дөрес диагноз куеп, бурычларны билгеләргә кирәк. Мина калса, миннән талап алган налог исәбенә, үземненң баламны үз өемдә укытучы чакыртып укытып, яисә үз мәхәлләмдә мәдрәсә төзеп,  үзебезнең элекке укыту системабыз буенча укытып, милләтемне саклап калырга өлеш керткән булыр идем.

Бүген татар милли тормышында көндез шәм кабызып эзлэсэн дэ, бер генэ куаныр нэрсэ дэ юк. Мэртэбэле мэәҗлесебез күрелмәгән басым астында утә. Аңа татар милли көрәшчеләре сайланып килә алмады (килгәннәренең бары да диярлек, тик билгеләнгән кешелэр генә). Конгресс безне бәлеш ашатып, концерт курсәтеп түгел, бәлки уятып, татарны яклау буенча халык-ара комитет төзергә тиеш иде.

Бүген татарда чын татар мәктәбе дип атарлык бер генә мәктәп тә юк. Хәттэ башлангычы да. Бездә үсеп килуче алмаш буын да юк. Туа килгән балаларны динсез, имансыз, телсез ата-аналар урысча гына тәрбияләп, юкка чыгарып кына тора. Бүген татарга каршы өч глобализм хәрәкәт итә: Мәскәү империал глобализмы,  халык-ара глобализм, һәм татарнын үзен-үзе ашау глобализмы.  Шулар арасында иң әшәкесе, һәм иң күп зыян китергәне, ул татарнын үз-үзен ашау глобализмы. Бүген татар милләте керпе кебек әнәлэрен тырпайткан хәлдә. Аның кыйналган, хәлсезләндерелгән интеллигенциясе Русиянең барлык хокуксыз, изелгән милләтләренең тәмам христианлаштыру, урыслаштыруга каршы авыр корәшен җитәкли...                           

 Кадерле Имаметдинов. 13 декабрь, 2012 ел.

Источник: http://kaderle.ru/

                                                                                                                           

 

Комментарии

  1. #1 Bryanenob 17 октября 23:17:

    Terrific posts, With thanks.

    write an essay for me coursework is there a website that writes essays for you

    Цитировать этот комментарий
  2. #2 northwest pharmacy 18 октября 6:11:

    This is nicely put! !

    Цитировать этот комментарий
  3. #3 Dwaynevok 18 октября 13:01:

    Whoa a lot of great data! walmart pharmacy online legal canadian prescription drugs online online canadian pharmacy

    Цитировать этот комментарий
  4. #4 Dwaynevok 19 октября 9:40:

    You have made your point. humana online pharmacy canada drug walgreens online pharmacy

    Цитировать этот комментарий

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.

Цитировать выделенный текст

Designed by Azat Galiev aka AzatXaker 2020.