Татарская трибуна » Архив » Хәтер көне

Татарская трибуна

Обзор татарских и на татарские темы ресурсов интернета и ваши комментарии на эту тему

Хәтер көне

Мөхтәрәм җәмәгәт!  Бу көнне безнең изге бабаларыбыз дошманга бирелмиче башларын салган.  Шушы көннән башлап халкыбыз үзен-үзе саклап калу өчен бертуктаусыз көрәш алып бара.  Көрәш гел авыр шартларда барган.  Совет чорында ул шартлар коточкычка әйләнгән.  Нәк совет заманының баштагы елларында татарның бераз өлеше  яшәгән кечек кенә җирне Татарстан дип, икенче зур өлешен (Уфа губирнасының төп халкы, сан буенча татар республикасына тиң) Башкортстан белән кушып, калган өлешләрен Татарстан белән Башкортстанга чик булган өлкәләргә кертеп, безне пыран-заран китерделәр... Соңгы 20 ел эчендә дә Русия җитәкчеләре татар халкын дошмани халык диеп күрә.  Шуңа да әкрен-әкрен барган басым астында Татарстан  курчак суверенитетын да югалтырга өлгерде инде.  Республика президенты халык тарафыннан сайланмый.  Булдыклы халыкка бөтенләй кирәкмәгән ниндидер “компонента”ны да бүген татардан тартып алалар!..

    Гомүмән без, татар халкы, статуссыз халык булып яшибез.  Без кем?!  Русиягә нигез салган халыкларның берсеме, яисә 1552 елны кол хәлендә калган халык статуслымы?!  Беренче очрагы булса, нишләп безнең милли үсешкә бернинди дә хокукыбыз юк?!  Кол хәлендәбез икән, безгә кол статусы бирелсен!  Без чит илләр, Берләшкән милләтләр оешмасы ярдәмендә коллыктан арчаланырга тырышырбыз.

    Бу сүзләр бигрәк тә Башкортстанда яшәгән татарларга нык кагыла. Халык санын алганда безне урыс язарга да, башкорт язарга да мөмкин;  мәктәпсез, радио-телевидениесез тотарга да мөмкин!.  Мең еллар яшәгән үз туган илендә ул бүгенге мескен хәле белән килешеп яшәргә тиеш. Шул ук вакытны безнең президентыбыз да, Конгрессыбыз да бар кебек.  Тик мескен хәлгә төшерелгән Башкортстан татары өчен Татарстан президенты да, Татар конгрессы да терәк булырга теләмәде.  Киресенчә, Конгресс җитәкчеләре безне изеп килгән режим белән хезмәттәшлек итеп, Татар Конгресыннан Рәхимов Конгресы ясады.

    Ни өчен соң үзәк хакимийәт безне гел кыса?! Чөнки империйәчел көчләр татардан курка.  Безне күпме кысалар, без шул тиклем үк көрәшебезне көчәйтергә тиешбез. Бүгенге шартларга туры килерлек чаралар кулланып, мәсәлән, Русия Конститутсиясен бозучыларны бертуктаусыз судка тартып...

    Бу көрәштә халкыбызның һәр катламына урын бар: укымышлы катламы теоретик сикереш йасап, безгэ иң кулай көрәш юлы сызарга тиеш; урта катламы көрәшчеләргә матди йәрдәм күрсәтә ала; зыйалыларыбыз исә халкыбыз бәхете өчен көрәшүчеләрне (борыңгы заманнардан бүгенге көннәргә кадәр) поэма, роман, пьесса, кино, музыка геройлары итеп тасфирларга тиеш...

    Татар иҗтимагый үзәгенә халкыбыз көрәшендә алдынгы төркемдә булырга йазган.  Бу бөек йазмыш. Без аны горурлык белән кабул итеп, көрәшебезне нык активлаштырырга тиешбез.  Бәйсез дәүләтебезне саклап башларын салган бабайларыбызны бер мизгелгә дә йөрәктән чыгармыйчы.

 

Татар иҗтимагый үзәге (Башкортстан) исеменнән

Кадерле Имаметдин, 11 үктәбер 2009ел, Казан.

И еще на эту тему

Комментарии

  1. #1 Ytra сентября 24 5:25:

    Не все мнения адекватные, я поддержу автора, материал, по истине интересен для более половины общеста.

    Цитировать этот комментарий

Добавить комментарий


Цитировать выделенный текст

Designed by Azat Galiev aka AzatXaker 2018.